“Авылым, сиңа җырлыйм!”

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

“Авыл җирлекләре атналыгы”ның финалы якынлашып килә. 1 нче апрельдә ул Яр Морквашы авылында узды. Концертта мәктәп укучылары, укытучылар, клуб хезмәткәрләре, балалар бакчасы талантлары катнашты.

“Туган як кайдан башлана?” дигән җыр белән башланып китте чара. Туган җиргә багышланган җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Залда утыручылар да “артистларны” күтәреп алды, җырларга кушылды, яшьлеген искә төшерде, хыялланып та алды.

Концерт бик күңелле булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International