30-31 нче мартта Казанда “Ел укытучысы – 2016” конкурсының “Балаларга өстәмә белем бирү педагогы” номинациясе узды.
Республиканың иң яхшы саналган 19 педагогы тагын көч сынашты. Безнең районнан анда Анохин Сергей Николаевич катнашты.
Мастер – класс белән “Минем педагогик юнәлешем” дигән конкурслардан соң Сергей Николаевич 10 лыкка керде. Алга таба 20 минут эчендә үзенең балалар белән эшләячәк программасын яклады. Кызларны картингист итеп, аларга дәрес күрсәтте. Шундый уңышлы булып чыкты аның чыгышы һәм ул республиканың өстәмә белем бирүче педагоглары арасында иң яхшы 4 леккә керде.
Котлыйбыз аны җиңүе белән!