Районның 85 еллык юбилее алдыннан Яр Морквашы мәктәбе укучылары авылның иң карт кешесе Якимов Василий Якимович белән очрашты.
Василий Якимович балаларга социализм чорындагы авыл тормышы турында сөйләде, үрнәкләр китерде, колхозлар хәлен, авырлыклар турында балаларга мисаллар китерде. Ул вакыттагы пионер лагере, профсоюз оешмалары турында кызыклы әйберләрне искә төшерде.
Балаларга бик күңелле булды.