Безнең яраткан цирк

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

2 нче апрельдә районның культура йортында балаларның чиста яңгыравыклы тавышлары ишетелеп торды, матур җырлар, тәмле ризык исләре таралды. Чөнки бу көнне Түбән Новгородтан “Безнең яраткан цирк” дигән шоу килде.

Балалар нәрсә генә күрмәде бу көнне: клоуннар, маҗаралы уеннар, иллюзионистлар, еланнар, дрессировщиклар...

Клоуннар балаларны һәм ата-аналарны да уенга тартты.

Чара бик күңелле узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International