Кош оялары

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

1 нче апрель – Халыкара кошлар көне. Олы Мәми мәктәбе укучылары үзләренең остазлары И. Сальцинов белән “Мастак” түгәрәгендә 30 кош оясы ясап, “Синең кулларыңның җылысы” дигән конкурска жюри әгъзаларына карарга җибәрделәр.

Шуларның иң яхшысы дип Денис Романихин ясаган сыерчык оясы табылды. Денисны,  1 нче урынны яулаган өчен, диплом һәм акчалата премия белән бүләкләделәр. Аңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International