"Миләш” кафесы ачылды!

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Узган шимбәдә Район үзәгендә ачылган яңа “Миләш” кафесының тантаналы ачылышында район башлыгы Марат Зиатдинов, Башкарма комитет җитәкчесе Л.Хәкимҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы  В.Раков катнаштылар.

Район башлыгы үзенең чыгышында: “Миләш” нең ачылышы – район халкына зур бүләк. Яңа обүектлар төзелүгә, кешеләргә яшәү шартлары яхшыруга без бик шат,. Мин уйлыйм: халык өчен бу кафе бик популяр булыр, продуктлар яхшы сыйфатлы, хезмәткәрләр кеше таләпләрен үтәр дип! – диде.

Кафены шундый уңайлы, матур, чиста итеп аякка бастыру өчен бик күп көч түгелде. Меню искитмәле төрле, ял итү өчен бөтен шартлар тудырылган, хәтта балалар почмагы да ясалган.

Анда эшләүче сатучылар Ольга Митрофанова, Татьяна Ерофеева, бухгалтер Марина Захарова Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук төзүчеләр бригадасы да истәлекле бүләкләр алып кайтып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International