29 нчы марттан 2 нче апрельгә кадәр Татарстан яшьләр һәм спорт Министрлыгы “Волга” Яшьләр Үзәгендә Балалар оешмалары Советы членнары һәм активистлар слеты уздырды.
Безнең районнан анда Шеланга мәктәбе укучылары Резедә Закирова һәм Диана Кәримова барды.
Берничә көн буе тренинглар, мастер-класслар, квестлар, тагын күп мавыктыргыч чаралар уздырылды. Шунда ук булачак “2016 нчы ел лидеры” дигән конкурс турында да сөйләделәр. Безнең кызларга уңышлар телик!