Авыр атлетика буенча ирләр һәм хатын-кызлар арасында чемпионат

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Дзержинск шәһәрендә 30 нчы марттан 3 нче апрельгә кадәр Идел буе Федераль округының авыр атлетика буенча ирләр һәм хатын-кызлар арасында чемпионаты булып узды. Бу ярышлар Владикавказда узачак Россия Чемпионатына сайлап алу этабы.

Бу ярышларда районнан тренер  Р.Мансуров укучылары катнашты. Апалы-сеңелле Голубиналар инде зурлар белән чагыштырырлык мастерлар булып таныттылар үзләрен.

Алеся Идел буе Федераль Чемпионаттан көмеш медаль алып кайтты. Уңышлар телик аңа!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International