Хөрмәтле Югары Ослан халкы!
2016 нчы елның 9 нчы апрелендә районның “Чемпион” спорт клубында Татарстанның атказанган тренеры Гатин Ринат Гәмәр улының 75- еллыгына багышланган көрәш ярышлары булачак. Барыгызны да бу ярышларга чакырып калабыз. Җиңүчеләрне район башлыгы призлары көтә.
Гаризаларны 8 нче апрельгә кадәр спорт бүлегенең omst_vuslon@mail.ru электрон почтасы аша җибәрергә мөмкин.
Сорауларны районның спорт һәм яшьләр бүлеге башлыгы Федотов Александрга 89063227412 телефоны аша бирергә мөмкин.