Узган шимбәдә районның “Чемпион” спорт комплексында волейбол ярышлары булып узды.
Бу ярышлар. Районның 85 еллыгы белән бәйле булганлыктан, бигрәк тә символга әверелеп китте.
Аның максаты:
- Халык арасында сәламәт тормыш рәвеше тәрбияләү;
- Халыкны массакүләм спортка тарту;
- Спротсменнарныә мастерлык осталыгын күтәрү;
- Хезмәт коллективларын спортка тарту өчен шартлар тудыру.
Бу юлы ярышта катнашырга 10 команда теләк белдерде.
Нәтиҗәдә район Башкарма комитеты һәм Советы командасы җиңде.
Мәгариф бүлеге 2 нче, район больницасы 3 нче урыннарга чыкты.