Районның “Өмет утравы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү хезмәте 2015 нче елның январеннан “Өйгә – визит” технологиясе тормышка ашырыла.
Бу технологиянең максаты – тормышта авыр хәлдә калганбалаларны, инвалидларны ң проблемаларын гаилә һәм белгечләр бергәләп чишәргә тиеш. Ул услугалар андый кешеләрнең өйләрендә, үзләре белән очрашып тормышка ашырылырга тиеш.
Бүгенге көндә мондый технология районның 5 гаиләсендә аларның 5 баласына күрсәтелә. Белгечләр аларның өйләренә килеп, коррекцион, консультацион һәм практик эш алып баралар.
Ата-аналар моңа бик шат, алар мондый визитларны бала психикасына уңай йогынты ясавын белдерәләр.