Районның “Ослан яшьләре” оешмасы “2016 нчы елның активы” конкурсы республикакүләм конкурсының 2 нче этабына үтте. Биремнәргә җавап итеп, активистлар “Инстаграм” социаль челтәрендә ”Таныш булыйк, бу – “ дигән 15 секундлык видеоролик урнаштырдылар. Шуның белән бергә танып белү квест – уены да җибәрделәр.
46 катнашучыдан 12 оешма 2 нче этапка күчте. Аларга “җәмгыять һәм гаилә” темасына видеоролик биргәннәр.