Дөньядагы барлык төсләр

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Бүген район культура йортында “Дөньядагы барлык төсләр” дип исемләнгән укыту форумы булып узды. ТР доброволҗчество үстерү Үзәге, Тр ның Яшьләр һәм спорт Министрлыгы, Югары Ослан районы администрациясе тарафыннан оештырылган форумга Кайбыч, Апас, Югары Ослан районнарыннан 100 гә якын доброволецлар җыелган иде.

Форумны башлап район башлыгы урынбасары С.Осянин бу отрядларны эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде , районга 20 000 лек Грант сертификаты тапшырды.

“Дөньядагы барлык төсләр” проекты җитәкчесе Т.Тугарова форумның киләчәк планнары белән таныштырды, социаль проектлар турында сөйләде, мастер-класслар карадылар.

Программа бик тыгыз төзелгән, сәнгать белән сугарылган, иҗади моментлар да күп иде. Татарстан яшьләрен тагын да берләштерде бу форум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International