Сусаклагыч зоналар Елы

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты җитәкчелегендә узган Сусаклагыч зоналар Елы  һәм Парклар һәм скверлар үсеше программасына багышланган проектлар семинарында катнашты.

Бу чара Казанның “Смена” культура Үзәгендә булды. Аның эшендә Президент аппараты җитәкчесе  Әсгать Сафаров, Казан мэры И.Метшин, Президент ярдәмчесе Н.Фишман, район башлыклары, министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Югары хөкүмәт органнары район башлыкларын барлык программа һәм проектларда актив катнашырга һәм аларны тормышка ашыруда алга барырга өндәделәр.

Сусаклагыч зоналарны экологик яктан дөрес проектлап, аларны тормышта халык мәнфәгатьләренә юнәлтергә дигән караш белдерделәр.
Президент бу чараларның кирәклеген югары бәяләде: парк һәм скверларны төзү һәм яңартуга зур әһәмият бирәчәгенә ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International