Су саклау запаслары фонды «H2O» экологик плакаты2 конкурсы үткәрә. Аның максаты: экологик культураны күтәрү, су объектларын саклау.
Анда 3 яәьтән 30 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Индивидуаль һәм группадагы эшләр кабул ителә. Материаллар плакат, рәсем, коллаж, компьютер графикасы, фото рәвешендә булырга мөмкин. Эшнең форматы – ирекле. Барлык иҗади эшләр дә кабул ителә.
Анда теманың ачылышы, оригинальлек, башкару мастерствосы зур роль уйнаячак.
Эшләр 30 нчы апрельгә кадәр кабул ителәчәк.
Тулырак мәгълүмат www.waterkeepers.ru сайтында урнаштырылган.