“Үз кулың белән теш моделе” – укучы балалар арасында теш авыруларына көрәш дигән Декада кысаларында уздырылган иҗади конкурс шулай дип аталган иде.
Конкурста катнашу өчен балаларга үз кулың белән теләсә нинди материалдан ясалган теш моделен җибәрергә кирәк иде. Аны ясау техникасы: бәйләү, үрү,скульптура һ.б.. Конкурска 42 эш тапшырылды. Барлык эшләр дә уникаль, искиткеч иҗади һәм төрле иде: агачтан, оригами, мозаика, камыр һ.б.
Җиңүчеләр барысы да дипломнар, теш авырулары буенча эшли торган компания – партнерларның бүләкләрен, катнашучылар сертификатлар һәм бүләкләр алдылар.
Конкурста иң актив катнашучылар исемлегендә Югары Ослан мәктәбе, гимназия һәм Ямбулатово башлангыч мәктәбе бар.