Кичә ТР ның экология һәм табигать ресурслары Министрлыгы районнародагы санитар-экологик хәлләрне, андагы җитешсезлекләрне билгеләү, проблемаларны ачыклау буенча эшлекле утырыш уздырды. Аны Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илхам Сабиров үткәрде. Анда Казан шәһәре һәм берничә районның ЖКХ, төзелеш, архитектура өчен җавапдлы белгечләре җыелды.
Көн тәртибендәге сораулар:
- ГИС “Халык контроле”, “Мәктәп экоконтроле” системалары аша кергән гаризалар;
- Казан шәһәрендә 23 нче апрельдә субботник үткәрү, урман хуҗалыгы Министрлыгына үсенте, агачлар утырту буенча эш;
- Территорияләрне төзекләндерү, чүп-чардан арындыру;
- Югары Ослан районы территориясендәге М-7 “Волга” территориясен чистарту;
- Иҗтимагый совет вәкилләрен паркларны чистартканда җәлеп итү.
Проблемаларны чишкәндә бер-берсе белән элемтәгә керү, бер-берсенә булышу дигән карарга килделәр.