«Мин – мастер»

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда “яшь профессионаллар” региональ чемпионаты кысаларында “Казан ярминкәсе” күргәзмә Үзәгендә “ “Мин – мастер” дип аталган конкурсның республика этабы булып узды. Бу конкурсның төп максаты – мәктәпнең технология – хезмәт кабинетларын өстәмә белем бирүгә юнәлтү, мөмкинлекләрен барлау.

Безнең районнан бу конкурста Татар Борнашы мәктәбе укучысы Слушкин Михаил, Макыл мәктәбе укучысы Кулинич Светлана катнаша. Аларга уңышлар телик!

Н.Х. Биктагирова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International