Чисталык һәм тәртип үзебездән тора

2016 елның 8 апреле, җомга

Җир Кодексы законнарын бозуның иң киң таралганы -  анда чүп-чар, көнкүреш отходлары ташлау. Шуның апкасында җир физик яктан гына түгел, ә үзенең катламының структурасын, байлыгын, кирәкле матдәләрен югалта.

-Җир Кодексының тиешле таләпләрен үтәмәү, аның буенча кирәкле шартларны тудырмау административ җаваплылыкка тартуны таләп итә, - ди җир надзоры башлыгы урынбасары Лилия Әүхәдиева. Штрафның күләме: физик затлардан – 20 дән 50 меңгә кадәр. Вазифалы затлардан – 50 дән 100 меңгә кадәр, ә юридик затлардан – 400 дән 700 меңгә кадәр тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International