Хөрмәтле Хәрби комиссариат хезмәткәрләре!
Сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!
Сез районның яшь егетләрен Армиягә хәзерлек чорында бик зур эш алып барасыз, хәрби хезмәтнең авторитетын күтәрәсез, халыкны мобилизовать итәсез. Сез профессиональ рәвештә хәрби оборонаның җитди бурычларын чишәсез, дәүләтнең хәрби – патриотик тәрбия максатын алып барасыз.
Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм мәрхәмәтлек телим!
Хөрмәт белән, Башкарма комитет җитәкчесе Л.Хәкимҗанов.