Мәсгүт Лотфуллин – безнең регионның алтын фонды

2016 елның 8 апреле, җомга

Бу кешенең тормыш активлыгына, оптимизмына, үз профессиясенә бирелгәнлнгенә көнләшми мөмкин түгел. Район кешеләренә ул предприниматель кебек кенә түгел, ә ярдәмче буларак та билгеле.

Гади генә авыл кешесе Мәсгүт Лотфулла улы якыннары, туганнары, күршеләренә генә түгел, ә җәмгыятькә кирәклеге, туган җирен сөюче, традицияләрне үтәүче буларак кирәк.

Бу көннәрдә генә ул Уфага «ПЕРСПЕКТИВА - РЕГИОН - 2016» урта һәм кече бизнес эшмәкәрләре конгрессында безнең регионның делегаты булып барды. Конгрессның максаты -  хакимият органнары һәм эшмәкәрләр арасында конструктив бәйләнеш не ныгыту, эшмәкәрләргә бизнес үсешендә булышу, алар арасындагы алдынгы лидерларны барлау.

Безнең эшмәкәр Уфадан “Регионның алтын фонды” дигән медаль алып кайтты. Бу аның чираттагы бүләге эшен белеп башкаруы, Россия эшмәкәрлегенә зур өлеш керткәне өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International