Игътибар! 5 яшьлек малай суга баткан!

2016 елның 8 апреле, җомга

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр (МЧС) хезмәте прасс-службасы бүген сәгать 14.00 тә Ямбулатово авылында 5 яшьлек малай югалган.

Бу хәл малайлар урамга уйнарга чыгып киткәч була. Өйләреннән 100 метр гына ераклыкта елга аша теге ярга чыкмакчы булып бүрәнәгә басалар. 2 малай чыгып китә, ә берсе тотынып кала алмыйча, суга бата.
Татарстан коткару службалары малайны 250 метр ераклыкта 1,5 метр тирәнлектән табып алалар.

Хөрмәтле ата-аналар!

Бу күңелсез хәлләргә очрамас өчен  балаларны үзләрен генә елга яннарына чыгарып җибәрмәгез, куркынычсызлык турында гел исләренә төшереп торыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International