Кичә “Сәламәт бул” акциясе кысаларында район врачлары Куралово, Макыл, Шеланга авылларына барып, түбәндәге эш уздырдылар:
- шикәр авыруы һәм аның кеше организмына зыяны турында лекция укыдылар;
- авыл халкының санитар грамоталылыгын билгеләүче опрос үткәрделәр;
- памяткалар һәм буклетлар тараттылар;
- консультацион кабул итү ясадылар.
Акциядә 110 кеше катнашты.
Ә 7 нче апрельдә Үзәк больницада эндокринолог тарафыннан Ачык ишекләр көне уздырылды.