Яхшылык, мәрхәмәтлелек күрсәтү хәзерге заманда бик нык күзгә ташлана торган әйберләр. Балага моның турында сөйләү, үрнәкләр күрсәтү аны яхшылакктан яманлыкны аерырга өйрәтә. Бу баланы мәрхәмәтлеккә, матурлыкка өнди, начар тормышта яшәүчеләрне күрергә, алар турында кайгыртырга этәрә.
Ә бу сыйфатлар беренче чиратта гаиләдә формалаша. “Салават күпере” балалар бакчасында бу темага акцияләр, җыелышлар, очрашулвар үткәрелеп тора.
Күптән түгел ата-аналар белән бергә сыерчык оялары ясап элделәр һәм аларны “Яхшылык йортлары” дип атадылар.