14нче апрель көнне Югары Ослан гимназиясе базасында укучыларның “Үткәннән киләчәккә адым” II зональ фәнни гамәли конференциясе үтте. Конференция 7 секциядә барды: «Физика һәм техника», «Физика һәм экология», «Физика һәм лирика», «Физика һәм информатика», «Физика һәм астрономия», «Физика һөнәрдә», «Физиканың заманча казанышлары». Чарада Кайбыч,Яшел Үзән, Югары Ослан районнарыннан катнашучылар бар иде. Конференция кунакларын “СПЕКТР” фәнни җәмгыять вәкилләре Апполон һәм 9 алиһә образында катнашучыларны иҗатка һәм фәнгә рухландырып сәламләде. Шулай ук сәлам сүзен гимназиянең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Карпова Н.Г. һәм белем бирү бүлеге методисты Саттарова Н.Г. Әйтте.
Жюри алдына барлыгы 40 эш тәкъдим ителде,шуларның 15 гимназиядән. Алар бөтенесе дә бик оригиналь, иҗади, фәнни иде. Чыгышлар тыңланылганнан соң нәтиҗә чыгарылды һәм һәр җиңүче диплом белән бүләкләнде.