16 апрель көнне 11 -17 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча үткәрелән Бөтенроссия укучылар олимпиадасының нәтиҗәләрен йомгаклау тантанасы булды. Бу олимпиадада Россия Федерациясенең 64 төбәгеннән килгән 220 укучы катнашты. Татарстан Республикасы командасы 11 кешедән торды. Шуларның дүртесе җиңүчеләр, ә 7 се призёрлар булып танылды. Призёрлар арасында 2 укучы Гадельшина Яна һәм Токарева Лия - безнең Матюшино урта мәктәбе укучылары.
Без кызларны һәм аларның укытучылары Илгизәр Гәделшинны бу зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, без алар белән горурланабыз, алда тагын да зур уңышларга ирешүләрен телибез.