“Безгә кунакка корабль килә”

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Шул исем белән балалар китапханәсе рус шагыйре, тәрҗемәче Юрий Кушакның 75 еллыгына  багышланган күргәзмәне атады.

Һәр язучы да балаларга мөрәҗәгать итү хокукы бирелми, бала күңеленә балаларча үтеп кереп, аның уй-хыялларына тия алмый. Ә аларны аңлаучы, бала күңелен тоючы, балаларча фикерли белүче генә моны эшли ала. Бу яктан язучы Юрий Кушак башкалардан аерылып тора.

Юрий Кушакның бүгенге көндә балаларга багышланган унлаган шигырьләр җыентыгы бар. Алар татар, казах, төрекмән, чуваш, башкорт, осетин, кабардин телләрендә басылып чыкты.

Күргәзмәдә аның “Безгә кунакка корабль килә” дигән җыентыгы төп урыны алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International