ТР ның Инвестицион советы президиумы киңәшмәсе

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Кичә район башлыгы Марат Зиатдинов КазандаТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов җитәкчелеге астында узган ТР ның Инвестицион советы президиумы киңәшмәсендә булып кайтты.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында булды. Аның эшендә премьер-министр И.Халиков та катнашты. Киңәшмәдә регионда тормышка ашырылычак инвестицион проектлар каралды.

Бу сорауда бигрәк тә кызыклы проектлар белән Арча районы башлыгы И.Нуриев, ”Рус башнялары” компаниясе президенты А.Чуб, “Нариман” турист-рекреация кластеры проекты белән Югары Ослан районы башлыгы  М.Зиатдинов, соклар ясау буенча логистик Үзәк заводы генераль директоры Ләйлә Нәүрүзова чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International