Официаль булмаган хезмәт хакы – пенсия өчен социаль гарантияләргә йозак сала

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

ТР ның хезмәт, халыкны эшле итү, һәм социоаль яклау Министрлыгы официаль булмаган хезмәт хакы – пенсия өчен социаль гарантияләргә йозак салучы, алга таба пенсиянең аз булуына китерүче фактор икәнлеген хәбәр итә.

Чөнки булачак пенсиянең нигезе эш белән тәэмин итүченең пенсион страхованиене мәҗбүри түләве белән бәйле. ПФР взнослары хезмәт хакының официаль чыганакларыннан гына түләп була.

Эш бирүче үзенең хезмәткәренә эш хакын “конвертта” түләсә, ул аны алдагы пенсиясенең зур булмавын тәэмин итә. Шуңа күрә эшкә урнашканда хезмәт договоры төземичә урнашырга кирәкми. Киресен эшләгәндә хезмәткәр хезмәт хакын ай саен таләп итә алмый, суд органнарына килеп, алардан да уңай чишелеш таба алмый, чөнки аның кулында бернинди дә кәгазь юк.

2015 нче елның 1 нче январеннан пенсион хокукларга йогынты ясаучы факторларга хезмәт хакының размеры, стаж һәм кешенең яше керә.

Күбрәк мәгълүматны 557-21-13 телефоны аша белергә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International