“Муниципаль идарә сферасының иң яхшы хезмәткәре”

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Кичә илнең муниципаль хезмәткәрләре  профессиональ бәйрәме алдыннан ТР ның Дәүләт Советында “Муниципаль идарә сферасының иң яхшы хезмәткәре” республика конкурсы җиңүчеләрен котлау булып узды.

Бу конкурсның “Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген хокукый яктан тәэмин итү” дигән номинациясендә районның юридик бүлеге башлыгы Н.Пичугина җиңеп чыкты.

Җиңүче диплом һәм акчалата бүләк алды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International