Кичә Югары Ослан район Советы бинасында шартлаткыч кулланып террористик акт булдыруга каршы эвакуациягә укыту булды.
ТР ның 28 нче мартта чыккан ПР-86ДСП номерлы хокукый органнарның җитәкчеләре белән уздырыган координацион утырышы протоколының 3 нче пунктын үтәү максатыннан терроризмга каршы көрәшне оештыру буенча инструкция эшләнде.
Район Советы бинасында хезмәт итүчеләр бу инструкцияне бик оператив үтәде. Эвакуация үз максатына иреште.