Язгы концерт

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Районның картлар һәм инвалидлар интернатына Казанның “Сәләт”яшҗләр иҗтимагый фондыннан язгы концерт белән килеп китте.

Интернатта яшәүчеләр артистларның талантын исләре китеп карап торды. Аларның һәр чыгышын көчле алкышлар белән озатып калды.

Алар белән бергә җырлады, күңел ачты. Җырлар татар, рус, хәтта чит ил телләрендә дә яңгырады.

Кунаклар һәм аларның җитәкчесе Әдилә Мәхмүтова интернатка тагын киләчәкләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International