Бик күп китапханә чаралары арасында бик мөһим саналганы 22 нче апрель китапханә төне санала. Бу төн быел “Киноны укы!” дип аталды. Һәм анда Василий Шукшин иҗатына баш иючеләр җыйналды.
Алемасов С.Н. бәйрәмне ачып, аның 3 кисәккә бүленүен һәм Шукшинның язуча гына түгел, ә режиссер һәм актер икәнлегенә дә туктаячакларын белдерде.
Катнашучылар язучының үзе катнашкан фильмнарын искә төшерделәр һәм “Кызыл балан” дигән фильмын карадылар.