Район башлыгы Марат Зиатдинов белән 24 нче апрельдә узган турыдан-туры элемтәне” Иң начар юллар син яшәгән җирдә” дип исемләп булыр иде. Район Үзәгенең һәм Киров поселогының күп кенә урамнарыннан елның теләсә нинди ел фасылында да узып булмый. Халык ул урамнарны щебенка белән булса да каплап булмас микән дигән сораулар яудырды.
Заовражная урамында суның бик известьлы булуы, су сату урыны кирәклеге; иректә йөрүче этләрнең куркыныч янавы турында да сораулар булды.