21 нче апрельдә Коргуза авыл җирлегендә республикакүләм “Изге Татарстан” дигән проект кысаларында район культура йортында “Яхшылык эшлә!” дигән концерт булып узды. Анда җыелган акчалар Олы Мәми авылының авыру Татяяна Баймяшкинага юнәлдерелүе турында һәркем белә.
Ул көнне шыгрым тулы залдагы чараны Татяяна Назарова белән Галина Бочкова алып барды. Авыл җирлеге башлыгы В.Карасев үзенең чыгышы белән һәр кешенең күңелен яхшылык эшләргә, авр хәлдә калучыларга ярдәм кулы сузарга өндәде.
Сәгать ярымлык концерт күз ачып йомганчы үтеп тә китте. Кешеләрне бер-берсенең хәсрәтен аңларга, авырлыкларда бер-берсенә ярдәм кулы сузарга өйрәтте ул чара.
Нәтитҗәдә 9800 сум акча җыелды. Рәхмәт ярдәмегезгә!