ТР ның Росреестр идарәсе ял һәм бәйрәм көннәре графигын кабул итә.
30 нчы апрель 8.00 – 16.00 сәгатьтә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, ә республиканың калган районнары – 8.00 – 12.00 сәгатьтә документлар кабул итә. Ә 1-3, 8-9 май көннәрендә ял итә.
Башка көннәрдә документлар гадәттәгечә кабул ителәчәк.
Шулай ук исегезгә төшерәбез: күчемсез милек, җир рәсмиләштерү документларын дәүләт услугасы порталының “Минем документларым” дигән порталы аша да җибәреп була. Күбрәк мәгълүмат белән https://uslugi.tatarstan.ru/mfc. портвалында таныша аласыз.