Серле микрофон

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

“Серле микрофон” дигән район балалар җыр конкурсы тәмамланды.

60 солист, дуэтлар һәм ансамбльләр катнашты бу конкурста. 120 әсәр башкарылды.

Конкурсантлар тагын бер тапкыр үзләренең мастерлыгын, үзенчәлеген һәм дәртен күрсәтте. Район яшь талантларга, сәләтле балаларга бик бай икәнлегенә тагын бер кат ышандырды. Бу балаларның сәләтен, һичшиксез, үстерергә кирәк.

17-18 нче май көннәрендә уздырылачак Гала – концертта нәтиҗәләр ясалачак. Ул пионерлар көненә туры киләчәк. Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International