Бүген район Советының чираттагы 10 нчы утырышының 3 нче чакырылышы булып узды.
Аның сәркатибе итеп бу юля Олы Мәми авыл җирлеге башлыгы Н.Скарлухин сайланды.
Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелган иде:
- 2016 нчы елга район бюджеты” дигән район Советы карарына үзгәрешләр кертү;
- 2015 нче ел район бюджетына үзгәрешләр кертү;
- Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын алыштыруга конкурс;
- Муниципаль хезмәт туорындагы Нигезнамәгә үггәртмә һәм өсттәмәләр кертү;
- Аерым категориядәге затларга чит ил банкларында акча һәм байлыклар саклау Нигезнамәсен булдыру;
- Пенсиягә чыгучы җирле үзидарә хезмәткәрләренә түләү тәртибе;
- Район аппараты идарәсе органнарында хезмәт итүчеләрнкең штат расписаниесенә үзгәрешләр кертү;
- Район башлыгы каршысындагы муниципаль хезмәт комиссиясе составына үзгәрешләр кертү;
- Кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе составын үзгәртү;
- Авыл җирлекләрендәге спорт мәйданчыкларын тиешенчә эффектлы куллану һ.б.
Һәр сорау буенча карарны депутатлар бердәм кабул иттеләр.