“3D да зоопарк”

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

“Дәрестән тыш эш республика Үзәге” балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе үткәргән “3D да зоопарк” техник иҗат конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды.

Бу кокурста Е.Ширяев җитәкчелегендәге Макыл мәктәбе укучылары Тихонова Анна һәм Буранов Владислав катнашты. Алар конкурска оясында утыручы тавыкның моделен җибәрделәр. Җюри аларның эшен югары бәяләде һәм алар 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
Алга таба да аларга кызыклы проектлар һәм уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International