Иске Оскол шәһәренә авыр атлетика буенча Россия беренчелеге ярышларына барганда Олеся Голубина үзенең хыялы тормышка ашасына инде ышанычы зур иде. Ярышлардан ул Россия чемпионы дигән титул белән кайтты.
Аларның бу искиткеч талантларын ДЮСШ мәктәбе тренеры Ришат Мансуров ачты. Апалы-сеңелле Голубиналарның көннән-көн югары җиңүләргә ирешүе бу тренерның кызларны озак һәм яхшы итеп хәзерләвендә.
Алесяның характеры бик көчле. Ул Идел буе округында, Владимир шәһәрендә һәм Дзержинскта җиңеп кайтканнан соң да үзенә ял бирмәде, һаман яраткан спорты белән шөгыльләнде. Ул алга таба да җиңүләргә батыр адымнар белән барачак. Илебезнең якты маягы ул!