Әбиләр һәм бабайларга - клоуннар

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Хәзерге заманда юмор һәм көлке сәламәт яшәү рзвешенә әверелеп бара. Районның картлар һәм инвалидлар интернатында яшәүчеләр дә “Көлке – ул җитди нәрсә!” дигән программа белән яшиләр. Шуның төбендә көлкетерапия дигән метод ята. Апрель аенда бу интернат “Больница клоуннары дигән яңа программа эшли башлады.

Әбиләр һәм бабайлар клоуннарны чын күңелдән шатланып каршы алды. Клоуннар нәрсә генә кыланмады: биеде, җырлады, көлдерде, кәеф күтәрде.

Иң яхшы дару – ул көлке!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International