Бүген район Советының актлар залында Терроризмга каршы комиссиясе утырышы булып узды.
Беренче сорау буенча сүз терроризмга каршы комиссия секретаре Людмила Федоровага бирелде. Ул әлеге комиссиянең составына үзгәрешлзр кертү турында сүз алып барды.
Аннан соң район башлыгы урынбасары С.Осянинны тыңладылар. Ул Сабантуй бәйрәме белән бәйле терроризмга каршы чараларны көчәйтү буенча эш планы белән таныштырды.
Алга таба МВД башлыгы урынбасары М.Данилов май бәйрәмнәре һәм Сабантуй вакытында терроризмга каршы чаралар турында чыгыш ясады.