26-27 нче апрель көннәрендә Көнчыгыш Микрорайон урамында “Управ Дом” идарә компаниясенең үзләренең эшчәнлеге турында отчет җыелышлары булып узды. Аның эшендә Башкарма комитет җитәкчесе Л.Хәкимҗанов, төзелеш һәм ЖКХ бүлеге башлыгы Р.Монасыйпов, Буа электр челтәре директоры Айрат Шарафетдинов, район энергетигы Алмаз Әминов катнашты.
Анда “Управ Дом” башлыгы Таһир Нуруллин идарәнең 2015 нче елдагы эшчәнлеге турында исәп тотты. Аңа сораулар бирелде. Бүгенге көндә бу сорауларга җаваплар хәзерләнә.
28 нче апрельдә Медгородок һәм Далҗняя урамнарында шул ук мәсьәләләргә багышланган тагын очрашу булачак.