27 нче апрельдә Сәет Галиев исемендәге культура сараенда «Идел йорт» дип исемләнгән театр коллективлары регионара фестивале узды. Анда безнең районнан Т.Тихонова җитәкчелегендәге “Э.Т.О.” клубы артистлары катнашты.Алар жюри алдында үзләренең Ш.Перро әкиятенә нигезләнгән “Золушка” әсәрен күрсәттеләр.
Коллектив Дербышки сәхнәсе безнең районныкыннан җиһазлануы ягыннан күпкә калышса да бик яхшы чыгыш ясады һәм лаеклы дипломын алып кайтты.