“Минем исемдә! Мин горурланам!” дигән девиз астында “2016 нчы ел Георгий лентасы” Бөтенроссия акциясе башлана.
Бу акциянең төп максаты – яңа буын кешеләренә коточкыч сугыш вакыйгаларын онытмаска, андагы батырлар белән горурланырга өндәү.
Бу акция көннәрендә Россиянең миллионланган халкы бу лентаны үзләре теләп чын горурлык белән күкрәгенә тага һәм бөтен кешегә күрсәтеп хөрмәт белән анда катнашкан хәрбиләр алдында баш ия.
Бүген халыкка социаль ярдәм күрсәтү Үзәге “Өмет утравы” районның картлар һәм инвалидлар интернатында “Георгий лентасы” дигән акция уздырды һәм интернатта яшәүчеләргә шушы лентаны таратты.