Хөрмәтле Югары Осланлылар!
1 нче май белән котлап иң җылы теләкләрне кабул итегез!
Яшәү дәверендә бу бәйрәмнең исеме үзгәрсә дә, ул безнең өчен иң якты һәм язгы ямьле хезмәт бәйрәме булып кала бирә. Яз җиргә үзгәреш, яңалык, яшеллек һәм матурлык алып килә, дөнья яңарыш кичерә. Тик хезмәт кенә яшәргә дәрт, тормышка киләчәк алып килә.
Безнең Югары Ослан халкы үзен бик тырыш һәм эшчән итеп күптән танытты.
Бу 1 нче май көннәре барыгызга да яхшы кәеф, иҗади уңышлар, матур идеяләр, бәхет һәм тынычлык алып килсен.
Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г. Зиатдинов