ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгатҗ Сафаров, ТР информатизация Министры Р.Шәйхетдинов, район башлыгы Марат Зиатдинов, Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов белән район шифаханәсен һәм “Чемпион” спорт комплексын карап йөрделәр.
Аннан соң делегация Геройлар паркына юнәлде. Парк ачылганга нәкъ бер ел һәм анда бүген чираттагы геройларның мемориаль такталарын кую тантанасы булды.
Бу тантаналы митингта катнашучылар тагын бер кат сугышларның ачысын тойды, анда көрәшеп кан түккән геройларны искә төшерде.