Шахматныңзона туры

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

3 нче майда районның Яшьләр клубында В.Т.Корчагинга багышланган “Тынычлык. Хезмәт. Май.” дигән шахмат ярышларының  зона туры булып узды. Бу турнирда Югары Ослан һәм Тәтеш районыннан 40 спортсмен катнашты.

Ел саен бу ярышларның спонсоры булып Константин Корчагин була.

Чараның башында В.Т.Корчагин турында презентация күрсәттеләр. Аннары ул язган Ослан гимнын тыңладылар.

Турнир 5 номинациядә узды.

Җиңүчеләр:

Зурлар арасында - Маханов Дмитрий, Артемьев Николай (Тәтеш), Картапов Александр;
    
Башлангыч класслар арасында – 1 нче - Иванова Софья, 2 нче - Зиатдинова Айгөл һәм 3 нче - Прохорова Карина (Югары Ослан);
    
малайлар арасында : 1 нче урын - Иванова Софья, 2 нче урын- Зиатдинова Айгөл һәм3 нче урын - Прохорова Карина;
    
- кызлар арасында: 1 нче урын - Тәтештән Загидуллина Ралина, 2 нче урын – Землянская Юля һәм 3 нче урын – Борисова Зарина (Югары Ослан).
    
Җиңүчеләр барысы да дипломнар һәм бүләкләр алдылар. Балаларны бүләкләгәндә район башлыгы урынбасары С.Осянин да бар иде.
    
Район башлыгының призы Макылдан Дмитрий Махановка туры килде.
    
Ә Корчагин КубогыЮгары Ослан шахматистларында калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International