СПИД белән авырып үлүчеләрне искә алу көне

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Якшәмбе көнне, 15 нче майда, планетаның миллионлаган халкы СПИД тан авырып үлүчеләр өчен шәм кабыза.

Ул көн ел саен май аеның 3 нче якшәмбесе үткәрелә. Беренче тапкыр ул Сан-Франциско (США) шәһәрендә 1983 елда халыкның һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын дәваланмый торган яман чирнең коточкыч булуына җәлеп итәр өчен оештырылган. Ул чагында һәр үзе аша бу чирне тойган, туганнарын, дусларын югалткан кеше бу проблеманы күтәреп чыга.

Аның кызыл ленталы эмблемасы да бар.

Бу – бәйрәм түгел. Илдә инде 75 миллионга якын ВИЧ СПИД белән авыручы исәпләннә, ә шуның 36 миллионы инде үлгән. Иң күп таралган ил – Африка. Татарстанда бүгенге көндә 20 156 очрак таралган. Бу – глобаль проблеманы чишү өстендә хәзер бик күп эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International