30 нчы апрельдә Каратун мәктәбендә традицион бокс турнирының тантаналы ачылышы булды. Анда Апас, Яшел Үзән, Буа һәм Кама Тамагы районнары спортсменнары да катнашты.
Спортсменнарны Апас районы Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Р.Р.Хәбибуллин котлады.
Бу ярышлар Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланды.
Нәтиҗәдә 1 нче урын - Мазанов Глеб, Масленников Роберт, Лыкин Артем, Гисматуллин Ранельдә.
2 нче урын - Курятников Вадимда.
3 нче урын - Рябов Дмитрий һәм Леухин Георгийда. Котлыйбыз!